Корпункт:
Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Петр Лукич Никанкин да шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан җирле муниципалитет һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән котлаулар кабул итте.
Ул Саратов өлкәсенең Селиновка авылында туа. Элемтәче һөнәрен үзләштергән егет Минскида хәрби хезмәт уза. 1956 елда Урыссу бистәсенә күченеп килә, ЖБИ заводында эшли. Лаеклы ялга ул «Электросоединитель» җәмгыятеннән чыга. Күкрәген күп санлы медельләр бизәүче хезмәт ветераны балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.
