Корпункт:
Кнәз мәдәният йорты бинасында урнашкан «Патриот» сугышчан дан музеена башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар экскурсиягә килделәр. Аларга Кнәз авыл халкының сугыш чорында фронтка ничек булышлык күрсәтүләрен, тракторчы хатыннарның авыр елларда чәчү, сөрү һәм тырмалау эшләрен алып баруларын, шулай ук Әфганстан, Чечняда каһарманнарча вафат булган геройлар турында сөйләп киттеләр. Балалар каhарманнарның фотосурәтләре, орденнары, медальләре, солдатлар ашаган савыт-сабалар, сугыш чорында кулланылган граната һәм корал төрләре белән таныштылар.
