Корпункт:
Апаста 9 май-Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналардан соң Апас яшьләре арасында мини-футбол буенча ачык турнир үтә
Ярышларның төп иганәчесе-“Ак Барс” Банкның Апас районы филиалы идарәчесе Илдар Нигъмәтҗанов мондый ярышларның районда өченче тапкыр уздырылуын хәбәр итте. Банк бу юлы да призлы урыннар алучыларга истәлекле бүләкләр әзерләгән.
-Банк җитәкчелегенә шундый кирәкле, файдалы спорт ярышы үткәрүдә эчкерсез ярдәмнәре өчен зур рәхмәт,-диде ярышларны ачу тантанасында район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Ярышларда 4 команда катнашты.




