Җиңү бәйрәме алды көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрелде. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары белән берлектә шундый очрашу уздырды.
Балалар белән очрашуга Олы Кайбыч авылында яшәүче сугыш ветераны Гайнетдин Каюмовны чакырганнар иде. Китапханәче Эльмира Хәялиева балаларга сугышның никадәр куркыныч икәнлеге, гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килүе, анда миллионлаган кешеләрнең гомере өзелүе хакында сөйләде һәм сүзне Гайнетдин агага бирде.
– Мин үзем Башкортстан якларыннан. Алты яшемдә әтиебез вафат булды. Сугыш башланыр алдыннан әниебез бакыйлыкка күчте, без өч бала ятим калдык. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа унөч яшь иде. Авылда картлар, хатын-кызлар, үсмерләр, балалар гына калды. Шуңа безгә яшьтән үк җигелеп эшләргә туры килде, – диде ул. – 1943 елда мине, 15 яшьлек малайны, Хәрби Диңгез флотына алмакчылар иде, ләкин медицина комиссиясен үтә алмадым. Икенче тапкыр 17 яшемдә 1945 елның мартында фронтка чакыру килде. Башта өйрәтү курсларына җибәрделәр. Анда мылтыктан атырга, стройда йөрергә өйрәттеләр. Учебкадан соң фронтка озаттылар. Ул вакытта совет гаскәрләре инде дошманны үз өнендә – Германиядә тукмый иде. Командирыбыз, безне, борын астына мыек та чыкмаган малайларны, дәһшәтле утка кертмичә, кире Мәскәү өлкәсенә алып кайтты. Бөек Җиңү көнен дә шунда каршы алдык. 1945 елның июнендә Япон сугышына алып киттеләр. Ләкин анда барып җиткәнче японнар капитуляция актына кул куйган була инде. 1947 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. Сугыштан соң, язмыш мине Урта Азия якларына алып китте. Шофер булып 50 ел эшләргә туры килде.1996 елда бирегә кайтып төпләндек.
Балалар ветеран бабаларына шигырьләр сөйләде, җырлады. Кечкенә Никита, әнә, солдат кебек киенеп килгән, әтисе Әфганстанда хезмәт иткән аның. Бөек Җиңү турындагы җырны матур итеп башкарды ул. Ветеран буыннар чылбыры өзелмәвенә шатланды.