- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан Әһлулла бабай Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы һәм бүләкләрен алды. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев юбилярга изге теләкләрен ирештерделәр.
Әһлулла бабай тормыш иптәше Римә апа белән 66 ел парлы гомер кичерәләр. 8 бала тәрбияләп үстереп барысына да югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Кызларының фаҗигале төстә вафат булуын бик авырлык белән кичерә алар. Буран булуга да карамастан, әтиләрен котларга 7се дә кайтканнар. Мул сыйлы табын әзерләп чын бәйрәм ясаганнар. Бүгенге көндә 90 яшьлек Әһлулла бабай белән 85 яшьлек Римә әби балаларының, 14 оныкның, 5 оныкчыкның яратуын тоеп яшиләр. Котларга килүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткереп калдылар.