Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярны кайнар котлап Рәсәй, Татарстан Президентлары исеменнән Котлау хатын, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина изге теләкләрен һәм бүләген ирештерделәр.
Майтап әби Зәйнетдинова кунакларны кочак җәеп каршы алды. Барысын да аңлап, күреп сөйләшә. Догаларын күңелдән укый. Сугыш чорында кичергән авырлыкларны, урман кискән, окоп казыган вакытларны, ачтан егылган атын авызы белән чәйнәп ашатканнарын күз яшьләре аша сөйли. Бүгенге көндә үз өендә үзе генә яши. Балалары бер өзлексез кайтып карап, тәрбияләп торалар. Капка төбеннән үк матурлык, төзеклек, чисталык күзгә ташлана. Бакчасында барлык яшелчәләр дә бар. Йөзяшәр әби тормышыннан канәгать, рәхмәтләрен әйтеп, изге догаларын укып утыра.