- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган Ардыханова Әткия Хөснетдин кызына 90 яшь тулды.
Урта хәлле крестьян гаиләсендә туган кызның күңеленә кечкенәдән үк газиз җир, туган як, хезмәт, хөрмәт сүзләре сеңеп калган. Октябрь революциясенә кадәр әтисе дә, әнсе дә игенчелек белән шөгельләнәләр. Ише гаиләдә үскән балалар да дөнья көтәр өчен тырышырга, хезмәт куярга кирәк икәнен аңлап үсәләр. Баш бала Әткиягә 23 яшь булганда – әтиләре, тагын 5 елдан әниләре, авырып мәңгелеккә күзләрен йомалар. Кече туганнарын карау. аларны тәрбияләү олы кызга кала. Шундый катлаулы заманнар да белемгә омтылышы булган Әткия апаны куйган максатына ирешүдән чикли алмаган. Күрше Теләне Тамак авылында урта мәктәп тәмамлаган кыз Алабуга шәһәрендә иң элек китапханәчеләр техникумында укый. Дипломлы белгеч булып, Теләче районына китапханәче булып эшкә кайта. Хыялын тормышка ашыру теләге аны янә уку йортына алып килә. 1950 елда Әткия Хөснетдин кызы Алабуга институтына укырга керә. Ике елдан август аенда Сарман районы Азалак авылында мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә. Аннан укытучыны Күтәмәле мәктәбенә күчерәләр. 1955 елда язмыш яшь мөгаллимәне Югары Чыршылы авылы егете Әбүзәр белән кавыштыра. Укытучылык дәверендә алынган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да кадерле ядкарь булып сакланалар. Читтән торып, Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, яңалыкка һәрвакыт омтылып, белемнәрен камилләштереп торган педагог Татастанның атказанган мәгариф хезмәткәре исеменә лаек була. Дистә елдан артык авыл Советы депутаты булып тора.