- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сәйт Тютиев 1908 елда Исәнбайда туган. 1939-1942 елларда авылдагы җидееллык мәктәптә физика укыткан.
1942 елда фронтка алына. 1943 елның февралендә Төньяк Кавказда хәбәрсез югала. Сәитнең якыннарына язган хатлары Исәнбай музеенда һәм кызы Ира Симаковада саклана.
“Әби, Мөнирә, Ира!
Сезне бик сагынып, сәлам җибәреп эшегездә уңышлык телим. Менә Азов диңгезеннән озак килгәч, ахырда Махачкала шәһәренә килеп җиттек. Шеһәрзур тугел. Бергә чыккан ипташләр бар дә минем белән бергә (әгәр миннән озакхаткилмиторса, шулардан сорарсың. Шаршададан Цыгвинцев Иван Максимовичлесник булып эшләгән. Икенчесе Актаныш районы Тат.Суыксу урта мәктәбенең директоры.
Боларның семьясы белән хат алышырга булыр.
Но, Мөнирә, элек язган хатларымны алдың микән. Бик күп яздым инде. Гарифбелән аерылдык. Элеккеге хатта аның белән ашау хакында язган идем. Мөнирә,исеңә төшкән саен, төнлә торып ашап туйгач бер кабып куй, Сает өчен булырдип. Диңгездә өчәр көн ашап булмады. Бик үзәккә тигәнгә әйтәм. Син тук бул ичмасам. Махачкалада өч, дүрт көн яткач, поезд белән чыгып киткәнгә нәкъ берай тулганда бер станциягә килдек. Хәзергә кайда бару билгеле тугел. Калганын,баштан кичкәннәрне кайткач сөйләшербез. Тиздән хатта булмастыр инде, балки.Сволочь фашистны себереп түгеп җиңәсе иде инде. Тиздән кайтып җитәргә идеинде. Туйдырды инде...Көрәш... Тиздән җиңәрбез. Хушыгыз.
07.09.1942”.
“Әби, Мөнирә, Ира һәм башкалар!
Сезне бик сагынып, сәлам җибәреп сәламәтлек телим. Үземнең сәламәтлек шәп тугел. Бер атна инде төннәр буе туңып, җанып газап чигәм, 39,4 градус була. Ләкин безнең якның күңеллелеге баса. Ай кызу монда, төнлә салкын. Вообще кыш булмый икән. Ә төрле фруктылар күп һәм очсыз. Чәйләре магазиннарда күпме кирәк. Лимон әле пешмагәң, ашап караган идем.
Үзегезнең хәлләр ничек, авылда нәрсәлар бар?
Хатта бу урынсыз copay инде, чөнки сездән ничек хат килсен. Ира нихәлдә? Ира тәпи йөрибашлагандыр инде. Үзең, шунда эшлисеңме эле?Армиядән кайтучылар бармы? Шакировлар кайда яшәгән, хәбәре бармы икән? Армиягә тагынкемнәр китте? Безнекеләр нишләп яталар соң,уборка беттеме әле?
Ну ярый, Мөнирә апаем, үземнең исәникәнлегемне белдерергә теләдем.
Ярый, бик нык убеп Сәйт.
Армия ППС 17-64,
5 батальон пуль роты.
22.09.1942
Хуш яме, Мөнирә.”