Дәһшәтле сугыш тәмамланганга 70 елдан артык вакыт үтте. Әҗмәкәй авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар юк инде. Ләкин безнең гаиләбездә сакланган өчпочмаклы хатлар сугыш яраларын онытырга ирек бирми. Ул хатларны укыган саен күңел сыкрана.
«Әҗмәкәй авылыннан 200ләп ир-егет 1942-1945 елларда фронтка алынган», – безнең әткәй – Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Мулләхмәтов, Гәбделәхәт абыйның энесе, шулай ди торган иде. Ә шуларның иллеләбе генә сугыш кырларыннан исән-сауәйләнеп кайткан. Күпме гаиләгә чиксез кайгы-хәсрәт китергән ул сугыш.
Гөлмәрьям Мулләхмәтова, ягъни минем әби, өрлектәй ике улын һәм хәләл җефетен сугышка озата. Аның янында тагын 4 бала: 3 ул һәм бердәнбер кызы кала. Сугыш елларында һәр гаилә зур авырлыклар кичерә. Ачлык, ялангачлык беркемне дә читләтеп үтми. «Ходай үзе саклады, сыердан аерылмадык», – ди торган иде мәрхүмә Гөлмәрьям әби.
Олы улы Гәбделәхәт 1942 елның 12 сентябрендә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Ул анда 3 айдан артык дәвалана. Газиз әнкәсенә, энекәшләренә адресланган берничә хаты килә. Гәбделәхәт абыйның хатларын ничә тапкыр укысак та, һәрберебезнең күңеле тула, керфек очлары дымлана. Ул хатларында туганнарын шуның кадәрле яратканын, сагынганын, күрше-күләннәрне якын иткәнен сөйли. Аларның хәл-әхвәлен сораша. Ә үзе каты яраланып госпитальдә ятса да, «Ә мин бүгенге көндә, бер көе генә дәваланып ятам», – дип тәмамлый ул соңгы хатын. Шулай итеп хатлар да, хәбәрләр дә өзелә Әҗмәкәй егетеннән. Әнкәсе генә кулын каш өстенә куеп, югары очтан килгән юлчыларга карап, күзләре талганчы солдат улын көтеп яшәде. Әле әбиебез вафат булгач, үзе дә Бөек Ватан сугышы ветераны Мулләхмәт бабабыз да улының исән-сау туган туфрагына әйләнеп кайтуын көтеп гомер итте. Әби белән бабай безгә Гәбделәхәт абыйны көтәргә дигән васыять әйтеп, вафат булдылар.
Сугыш тәмамлануга инде 71 ел вакыт үтте. 71 тапкыр сыерчыклар, киек казлар җылы якларга китеп, кабат туган якларына очып, әйләнеп кайттылар. Ләкин Гәбделәхәт абыйдан кабат хәбәр килмәде.
2015 елның 19 августында безнең авыл зиратына Миңнемөхәммәт Газизулла улы Газизовның, 70 елдан соң табылган калдыкларын алып кайтып җирләгәч, минем күңелем тагын бер ышаныч белән дулкынланды. Бүгенге көнгә кадәр безнең Гәбделәхәт абыебыз билгесезләр исемлегендә санала. Абыебызның якты истәлеге белән без барыбызда горурланабыз. Бәлки ул да табылыр... Ул безнең күңелләрдә батыр солдат булып саклана.