Корпункт:
5-7 нче сыйныф җитәкчеләре Галиева Г.Х., Ахметова С.В., Файзыханова А.И. укучыларга Нюренберг процессына 70 ел уңаеннан “Фашизм турында ниләр беләсез” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Әңгәмә барышында, сугыш – бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уятуы, анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булулары турында балалар бәйнә-бәйнә үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
