- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВнокласснРСвЂВВВВРєРСвЂВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВровать ссылку
Ноябрь аенда Сабирова Вәсимә Әхмәтзыя кызына 95 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район җитәкчеләре, балалары, туганнары тәбрикләде.
Вәсимә апа Түбән Әхмәт авылында туып – үсә. Гаиләдә дөньяга килгән дүрт баланың беренчесе була ул. Әтиләре Әхмәтзыя абый бик тырыш, эшчән булганлыктан, ачлыктан белән бик җәфаланмыйлар. Әниләре Дөрлебанат апа да кул кушырып утыра торганнардан булмый. Әмма юклык чоры бит, ашарга үзләре җитештерсә дә, дүрт баланы киендерергә каяндыр юнәтергә кирәк. Бер метр ситца 90 йомырка тора ул елларда. Ишле гаилә белән ул кадәр йомырканы ничек җыеп бетерәсең дә, бер метр ситцадан нәрсә генә тегәсең. Дөрлебанат апа, балаларына киемнәр тегеп кидерү нияте белән, Иваново шәһәренә бара, ситца алып кайта. Әмма кайтуына, спекулянт, халык дошманы дип кулга алалар һәм төрмәгә озаталар. Аталары кулында калган дүрт бала әниләрен башка күрмиләр, Дөрлебанат апа төрмәдә үлеп кала. Соңыннан каберен эзләтеп карасалар да, эзенә төшә алмыйлар. Бәхеткә каршы, дүрт балага әни булып килгән Һәҗәр апа балаларны какмый, үзенекедәй тәрбияли. Әхмәтзыя абыйны кулак дип, бөтен әйберләрен алып чыгып бетерсәләр дә, шактый вакыт колхозга да алмый йөртәләр.
1940 елда Вәсимә апаны вербовка белән Ковров шәһәрендәге хәрби заводка җибәрәләр. Шушында ул булачак тормыш иптәше – Нөркәй авылы егете Мөхәммәтзариф белән таныша. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен дә шушында ишетәләр. Заводны тиз арада Себергә эвакуациялиләр. Ә анда заводны яңадан торгызырга, бараклар төзергә кирәк була. шулай итеп, туган якларына 1946 елда гына әйләнеп кайталар, Нөркәйдә төпләнәләр. Ә 1950 елда Сарманга күчеп киләләр. Мөхәммәтзариф абзый белән дүрт бала үстерәләр.
