Монашта гомер кичерүче Надежда Руповага 100 яшь тулды. Гасырлык юбилее көнне Надежда Степановна иртәдән үк котлаулар кабул итте – телефон тынып тормады, ишекләр ябылмады.
Аңа тормыш дәверендә күпне кичерергә туры килгән – коллективлаштыру чорын, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны, якыннарын югалтуны.
– Минем хыялым белем алу иде, – ди ветеран. – Илнәт мәктәбенә җәяү йөреп җиденче сыйныфны тәмамладым. Гаиләгә ярдәм итәр өчен, эшкә урнаштым.
Шулай итеп ферма Надежда Степановнаның икенче йортына әверелә, ул, махсус курслар узып, озакламый терлекчелек комплексы мөдире була. Н.Рупованың күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары – фидакарь хезмәте, терлекчелектәге югары күрсәткечләре өчен лаеклы бүләкләр. Тормыш иптәше Спиридон белән игелекле балалар үстерәләр. Алар турында “хезмәт сөючән, шәфкатьле һәм тыйнак”, диләр. Уллары Леонид һәм Юрий, кызлары Елена һәм Людмила, кияүләре, киленнәре, 13 оныгы һәм ун оныкчыгы яраткан әниләренә һәм дәү әниләренә иң җылы котлауларны юлладылар.
– Безнең әни – зирәклек, бай тормыш тәҗрибәсе чыганагы, тактлылык эталоны, – дип сөйли килене Светлана. – Мин бер тапкыр да аннан кемне булса да яманлап сөйләвен ишетмәдем, миңа да хуҗалык алып барудагы кимчелекләремне күрсәтми, үзе үрнәк итеп теге яки бу эшне башкарып куя иде. Әнинең куллары ару-талуны белмәде – барлык оныкларын тәрбияләште, йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйләде, камыр ризыклары пешерделәр. Ә биегәнен күрсәгез! Җиңел, динамикалы, үз артыннан ияртүчән – биюдә бөтерелеп кенә китә!
Тыл һәм хезмәт ветеранында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева, Монаш җирлеге башлыгы Ростислаф Иосифов булдылар.
Н.Рупова барысына да игътибарлары, бүләкләр һәм котлаулар өчен рәхмәт әйтте.
– Мин Ходайга ышаныч белән яшим, – диде ул, – һәм аннан туганнарыма һәм якыннарыма сәламәтлек сорыйм.
Рәис Сәхапов "Менделеевск яналыклары" фотосы
Надежда Рупова: “Мин ышаныч белән яшим”
Корпункт: