Апас туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музеее филиалы, Герой –шагыйрь Муса Җәлил музей-фатыйрының күчмә күргәзмәсе эшли башлады. Нәзәкәтле итеп рамланган зур планшетларда Муса Җәлилнең күпләргә әле билгеле һәм таныш булмаган биографик, иҗадый хезмәтен чагылдырган белешмәләр, мәгълүматлар, фотолары тирән фикер йөртү өчен, теләсә кемгә кызыклы. Музейның фонд хезмәткәре Эльмира Рәхимова экскурсиясен бу кызыклы фактларны Апастан чыккан кешеләр белән бәйләнеше булган вакыйгалар аша алып бара. Ул Муса Җәлилнең Мәскәүдә эшләгән чорында “Яшь эшче” газетасы редакциясендә типография хезмәткәрләре булып эшләгән, Чүрибураш авылы егетләре - Минневәли Миннегалиев белән Мотыйгулла Гыйсмәтуллин арасында кызыклы очрашу хәтриләренең фотоларын да таныштырып, күрсәтеп үтте. Иң кызыгы шул, һәтта редакциянең шул чорда кулдан җыела торган “Җ” һәм “Ф” хәрефләре дә күргәзмәдә урын алган. Болар барысы да тамашачыларда зур кызысыну уята. Әле тагын шунысы да билгеле булды, Герой – шагыйрьнең бертуган абыйсы - Ибраһим Җәлилов белән якташыбыз, хәзерге көндә Апас авылында яшәүче хезмәт ветераны Даймә Тимеркәева 1972 елда ерак Бишкек шәһәрендә, пионер активистлары арасындагы очрашу истәлелге булган фотолар күргәзмәне тагын да баетып, күркәмләндереп тора. Күргәзмә агымдагы елның 1 июленә кадәр эшли.


