8 май көнне сәг.9.00 да Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг булды. Митингка авылыбызның бердәнбер ветераны Минкина Мәрьям Гапдрахман кызы һәм Кызыл-Байрак, Ташкичү һәм Мусабай-Завод авылыннан 11 тыл ветераны килгән иде. Аларга һәм барлык катнашучыларга георгиевская ленталар тагылды. Бәйрәмдә ветераннарны авыл советы җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы, район хакимият башлыгы урынбасары Рубис Лотфуллович котлады, аннары сүз Мусабай-Завод авылы укучыларына бирелде. Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Лилия Вильданова укучылар белән бик тирән эчтәлекле бәйрәм күрсәтте. Кичке уенга җыелган яшьләр арасыннан егет белән кыз алгы планга чыгып 22 июнь көнне кавышырга вәгъдәләшәләр, ләкин шул вакыт радиодан Левитан тавышы яңгырый. Егетләрне тальян моны астында сугышка озаталар. Туплар шартлаган тавышлар, мылтык тавышлары яңгырый. Балалар хоры “Солдатлар” җырын башкара. Сугыш чорын тасвирлаган шигырьләр сөйләнә, җырлар җырлана. Мискать Ямалиев “Кичер әнкәй, кайта алмадым”, Сөмбел Зарипова “Һаман яратам” җырлары белән халыкны елатты. Сугыш тәмамланган хэбэр килгәч авылга солдатлар кайта башлый. Шул вакыт сәхнәдә һәйкәл пәйда була. Алдан яздырылган тавыш һәйкәл булып сөйли. Баласын сугышта югалткан ана гомере буе шул һәйкәл белән сойләшеп юана. Бәйрәм ветераннарны бүләкләү белән тәмамланды. Эльмир Ямалов “День Победы”җырын җырлаганнан соң һәйкәлгә венок куелды. Бәйрәмне барлык килгән кеше куз яшьләре аша карады. Аннары ветераннарга библиотекада чәй өстәле әзерләнгән иде. Ветераннар бик канәгать булып, зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.