Корпункт:
15 нче февраль - татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән.
Сөлек китапханәсендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Муса Җәлил иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә үткәрелде.