Корпункт:
Мортыштамак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтү максатыннан “Хәтер бакчасы” экологик акциясе үтте. Мәктәп укучылары көче белән утыртылган карагайлар үскәч, бервакыт ул урында матур парк барлыкка килер.
- Сарман урманчылыгы 1000 төп карагай бирде. Әле тагын үсентеләр алырга планлаштырабыз. Киләчәктә бу урынны агачлар белән әйләндереп алып, ял паркы ясарга ниятлибез, - диде авыл җирлеге башлыгы Илдар һадиуллин.