- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңү көне алдыннан гимназиядә Батырлык дәресе узды. Анда сугышта һәлак булганнарның толлары, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.
– Бөек Ватан сугышында Җиңүгә илебездә яшәүче хатын-кызларның, шул исәптә бондюглыларның керткән өлеше бәяләп бетергесез булды. Алар сугыш хәрәкәтләрендә катнаштылар, тылда фидакарь хезмәт күрсәттеләр, әсирлектә иза чиктеләр, элемтәче, очучы, шәфкать туташы, эзтабар булдылар, – дип башлады сүзен алып баручы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева.
Чара барышында сугыш чорындагы хатирәләре белән Л.Карпов исемендәге химия заводы музее директоры Наталья Потапова, сугыш чоры балалары Илгизәр Тимергалеева, Разия Зиятдинова һәм башкалар чыгыш ясадылар. Дәрес хәрби җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Гимназия директоры Надежда Маслихина, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова залдагыларны 9 Май бәйрәме белән котладылар, дөньяларның имин булуын теләделәр, халкыбызның бу көннәрдә илебезгә дан китергән улларына һәм кызларына мәдхия җырлавын ассызыкладылар.
Ахырда өченче яшь вәкилләре өчен чәй табыны оештырылды.
Газетасы материаллары буенча "Менделеевск яналыклары". Асия Раянова фотосы