Исеме – Мөхәммәтнур, күнелендә – яхшылык, яктылык, нур. Яшьләрчә көр күңелле, җор телле, җитез-өлгер, хезмәттән тәм табып яши торган Исәнбайның Әлмәндәр карты Мөхәммәтнур Мухъянов 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте.
Дүрт сыйныф тәмамлау белән эшкә керешергә туры килгән аңа. Нәселләре нык, каты куллы, эшсөючән, тәртип яратучы, тырыш булган аның.
- Әти бәйләгән чабаталарның киндерәсә туза, табаны нык кала торган булган. Ул ишкән бауны бөгеп булмый иде, - дип искә алды аның янында эшкә өйрәнеп үскән балачагын.
Юбилеена җыелган якыннары Мөхәммәтнурның икешәр потлы ике герне кулларында алмаш – тилмәш уйнатканда, ат белән трактор-машиналарга ягулык ташыганда ике центнерлы тулы мичкәләрне арбага берүзе күтәреп куйганда авылдашларының шаккатуын искә төшерделәр. Башы да шәп эшли аның. Авылда гына түгел, Тирсәдә уздырыла торган авыл хезмәтчәннәре спартакиадасында да шашка буенча алдынгы урыннар яулап кайта торган булган. Берьюлы өч тактада да оныкларына оттырмый әле.
Ниндә генә эшне тапшырсалар да, җиренә җиткереп, күнел биреп башкарган авыл уңганы. Тавык фермасында да, пекарняда да озак еллар хезмәт куйган тыл һәм хезмәт ветераны.
Гомер – гомергә күпләп мал асрала хуҗалыкта, ат та тоталар, умарта кортлары да күп. Сыерлар да берничә, сарыклар да шактый.
- Елның – елында көрәш батыры өчен тәкә үстерүне Мөхәммәтнур агага ышанып тапшырабыз. Чабышка ул әзерләгән атлар Сабантуйда беренчелекне бирми иде, - дип аңа соклануын белдерде Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.
- Күршебез – мировой бабай. Иртәдән кичкә кадәр хәрәкәттә,эштә ул. Беркайчан да зарланганын, алҗыдым дигәнен ишеткәнебез юк. Күршеләргә печән кайтса – сәнәген, утын кайтса – балтасын тотып ярдәмгә ашыкты. Җәй көне бройлерларга кычыткан җыеп чаба, бакчада эшли. Бер тик торуны белми. Юбилее белән иртән котларга кергәч тә аны сарыклары янында очраттык, - диделәр күршеләре Гөлшат – Радик Таҗетдиновлар.
Дүрт ел армия хезмәтен үтеп кайткач, авылның чибәр кызы Мөршидә белән кавышып дүрт бала үстергәннәр. Йола саклап, төпчек уллары Наил әти-әни белән яши. Бу дус, тату гаиләгә киленнең ачык йөзле, бик уңган – булганы туры килгән. Халисә белән Наил, ике кыз үстереп, алырны олы тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер үзләре дә әби – бабай инде. Олыны – олы, кечене кече итү, бер – береңә ихтирам – хәрмәт, җылы караш, кешеләрдә бары тик яхшы сыйфатларны гына күрү, күнел чисталыгы хас бу гаиләгә.
- Ни генә эшләсәк тә бергә булдык. Бер – беребезне көйләп, күзгә – күз карап, аңлашып яшибез, - ди Мөршидә апа.
Зур бакчасында мул җимеш бирүче утырткан агачлары үсә, үзе төзегәг өендә матур гаиләсе белән бәхетле яши, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Ил агасы. Мухъяновлар тиздән бергә яшәүләрнең 65 еллыгын да бәйрәм тиәчәкләр.
Тырыш хезмәте белән төзегән тормышында бәхетле гомер кичерүче юбилярны котлап район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.
Асия Корбангалиева
