- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 маенда тәмамлана… Бу вакыйгалардан соң шактый еллар узып, дөньялар тынычлангач, 80 нче еллар башында тусам да, сугыш бетмәгән, гел безнең белән янәшәдә генә кебек тоела миңа.
Әйе, ул вакыйгалар бабамның истәлекләре, ничә дистә еллар узса да, төннәрен сызлап газаплый торган яралары, җырлаган җырлары, яшьлеген, яу кырында ятып калган иптәшләрен искә алып көрсенүе, дәһшәтле елларның шавын, сагышын таратучы орден-медальләр тагылган, 9 май иртәсендә генә киелә торган костюмы булып гел безнең белән яшәде.
Минем бабам Гайфетдинов Фәхразый Гайфетдин улы 1918 нче елда Тенеки авылында дөньяга килә. Балачагы шушы авылда үтә, Сатыш тулы булмаган урта мәктәбендә белем ала. Ул чорга хас булганча аны да 1935 нче елда Казанга ФЗӨ гә укырга җибәрәләр. Мәктәпне тәмамлагач, заводта эшли. Шуңа күрә ул армия сафларына да 1939 нчы елда Казан шәһәре военкоматыннан алына. Фәхразый бабам Байкал арты хәрби округында хезмәт итә. Туган җирләренә кайтырга санаулы калган көннәрне минутлап санаганда, солдатларны 1941 нче елның 10 нчы маенда эшелоннарга төяп көнбатышка алып китәләр. Кая барганнарын алар үзләре дә белми әле. Җитәкчеләр җәйге лагерьга өйрәнүләр үтәргә дип аңлата. Соңрак тарих дәреслекләрендә Германиянең сугыш башласын җитәкчеләр белмәгән дип язарлар. Алар Алма-Ата шәһәрендә сугыш башланганын ишетәләр. Менә шуннан соң яшь егетләр өчен утлы ядрәләр астында яңа тормыш башлана. Бабам Белоруссия, Польша, Эстония, Латвия, Литва җирләрен азат итү өчен канкойгыч көрәшләрдә катнашкан. Беренче Украина фронтында Киевны алуда аяусыз көрәш юлларын үткән, Курскны азат итү өчен дәһшәтле сугышларның шаһиты булган. Аннары Германиянең бер-бер артлы Найденбург, Остерода, Тайдинбург һ.б. шәһәрләрен алуда катнашкан.
Бабам үзе йөргән җирләрне картадан күзәтергә ярата иде. Әнә ул армия хезмәтендә саклаган Монголия чиге, Казахстан аша үтүче тимер юл. Аны сугышка алып керүче поезд тәгәрмәчләре тавышларын бүген мин еллар аша ишетәм. Поляк, белорус авыллары, шәһәрләре, каты бәрелешләр барган Курск... Шаулап ага торган Днепр яшь лейтенантны хәтерлиме икән? Яшьлегенең иң матур чаклары салкын землянкаларда, юеш окопларда узган. Ул Днепрны төнлә чалкан ятып йөзеп чыктык, шулай дошманның чылбырын өздек ди иде.
Бөтен илнең хыялы булган Җиңү таңын Фәхразый бабам Польшада каршылаган. Сугыш тәмамланса да, яшь офицерны хәрби хезмәттән азат итмиләр. Туган якларына ул Советлар союзы Маршалы К.К.Рокоссовскийга әти-әнисенең өлкән яшьтә, ялгыз булуларын, аларга терәк кирәк булуын аңлатып хат язып кына 1946 елның көзендә кайту бәхетенә ирешә. “Бабай, син хәрби хезмәттә калган булсаң, генерал дәрәҗәсенә җиткән булыр идең” – дип шаярта идек. “Кем белә бит, бәлки җитәр дә идем”, – ди иде ул. Ләкин бервакытта да үкенүен сиздермәде. Бәхетле гомер кичерде бабам. Әти-әнисенең фатихасы белән яшәү, аларга кадер-хөрмәт көрсәтү дә ярдәм иткәндер. Бабай: “Мин бәхетле. Сугышта чакта туган илгә кайтып бер генә ел яшәсәм дә риза дип уйлый идем. Инде ничә ел яшәлгән. Ә минем кебекләр анда ятып та калды. Мин бәхетле, тормыш кордым, балалар үстердем. Сугыш кырында япь-яшь егетләр һәлак булды”, – ди иде. Әйе, яшәлгән. Әбием Зәйтүнә белән ул иңгә-иң куеп Тенеки авылында 61 ел гомер кичерде, биш бала тәрбияләп үстерде. Безгә, оныкларына, һәрвакыт үрнәк булдылар. Хезмәттән азат ителсә дә, бабам соңгы көннәренә кадәр хәрбиләргә хас төгәллеген, пөхтәлеген, төзлеген җуймады. Күрәсең, “Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр”, дип нәкъ менә аның кебекләр турында җырлыйлардыр.
“Сәпәр тавын менгәнче карап калдым, Фәхразыем боенкоматка җәвитсә итәргә китте”. Безнең гаиләдә буыннан-буынга сөйләнелеп канатлы гыйбарәгә әйләнгән әлеге сүзләрне бабамның әнисе Миңзифа әби әйткән. Мин Миңзифа әбине күреп белмим, ләкин аның турында сүз чыкса, миңа ул гел яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-сөртә болдырдан улы артыннан карап торадыр кебек. Горурланып карап калгандыр әби. Аның улы бит, бердәнбере, шушы тау битендә уйнап үскән авыл малае офицер булган. Борчылып-шөбһәләнеп карап калгандыр әби. Аның улы бит, күкрәк сөтен имезеп үстергән газизе. Сугыш кырларында утлы ядрәләр, бомбалар астында, госпитальләрдә ул аны ничә югалтып, ничә тапкандыр, аннан килгән хатларны кат-кат укып күпме күз яшьләренә мангандыр, төн йокламый дога кылып дәһшәтле ут эченнән исән кайтарды бит ул аны. Дөнья хәлен белмәссең, военкоматта ни әйтерләр, тагын башланса, тагын китәргә дисәләр, әле туйганчы карап та кала алмагандыр. Бүген мин үзем дә ана. Дөньялар һаман тыныч түгел. Миңзифа әбине күз алдыма китерәм дә, улымны күкрәгемә кыса. И балам, безгә бу дәһшәтләрне күрергә язмасын иде.
Гүзәл Насыйбуллова
Тенеки авылы