Иж-Бубый авылында туып-үскән, хәзер Әгерҗедә гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Фатыйма әби Садыйкованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иң-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар.
Унөч яшендә әти-әнисез калгач, әбисе тәрбиясендә үсә кыз.
- Әюи эшләтте дә, ашатты да. Дүрт сыйныф укыгач та, “әнең укыр, син эшкә чыгарсың” диде. Тыңладым. Туган авылымда намус белән хезмәт иттем: озак еллар бозаулар карадым, ферма мөдире дә булдым, исәп-хисап эшләрен дә алып бардым. Авыл хуҗалыгы идарәсендә сыйфат инспекторы булып эшләгән көмешай Хәбибуллина “абзарларыгыз чиста, аяк салып керерлек” дип мактый иде. Исемем районның Мактау китаына кертелде, - дип искә алды ул чорларны искиткеч шәп хәтерле Фатыйма әби.
Энергиясе ташып торган, бар нәрсәдә тәртип яраткан Фатыйма озак еллар авыл Советы депутаты да булган, хатын-кызлар Советын да житәкләгән, ревкомиссия эшендә дә катнашкан, колхоз идарәсе һәм мәктәптә ата-аналар комитеты эгьзасы да булып актив эш алып барган.
Тормыш иптәше Фатыйх белән матур гәилә корып, яңа йорт салып, кырык алты ел яшәгәннәр, дүрт ул үстергәннәр.
Бүгенге көндә сугыш ветераны толы буларак Әгерҗедә бирелгән иркен һәм җылы фатирында бәхетле картлык кичера ул. Санаторийларга еш бара.
- Әле күптан түгел генә Чаллыдан, “Жемчужина” санаториеннаң кайттым. Әгерҗене сагынырга да өлгердем. Матур шәһәремдә сөенеп яшим,- ди юбиляр.
Красный бордагы “Дубрава” тернәкләндеру үзәгендә дә ял итеп, сәләмәтлеген ныгытып кайта икән.
Ил-көн яңалыклары белән “Әгерҗе хәбәрләре”аша танышып бара.
- Йортыбыз өчен җаваплы вәкил Резидә Баһаутдиновага рәхмәтле без. Газетаны өйгә үк кертеп бирә. Вакытында рәхәтләнеп укыйбыз,- ди активлыгын һаман да югалтмаган әбекәй.
- Фатыйма әбекәебез барыбызны да кайгыртып, акыллы киңәшләрен биреп, аралашып яши. Сигез оныгы, уналты оныкчыгы да - аның зур куанычы. Туганыбыз Фатыйх вафат булса да, безне дә бик якын күрә, үзебез дә аны хөрмәт итәбез, - диделәр олуг юбилее белән котларга Тирсәдән килгән Алсу Колзина һәм Әгерҗедә
яшәүче Гөлгенә Еременко.
- Кеше бәхетендә иң төп рольне җылы мөнәсәбәтләр алып тора икән. Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин. Игелекле улларыма, киленнәремә рәхмәт. Атна саен туган авылым Иж-Бубыйга кунакка алып кайталар.
Мунча кереп, сыйланып киләм. Гомер көземдә тыныч күңел белән бик бәхетле яшәвеме сөенәм, - ди юбиляр.
Асия Корбангалиева