- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, сугышта катнашучының тол хатаны мария Гончаровага 103 яшь тулган көнне район башлыгы Валерий Макаров Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тәгаенләнгән юбилей медале тапшырды.
.... Мария түтине 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә барган көн – әле дә хәтердә. “Яшәүдән туймадым әле мин. Мондый рәхәт тормышны ташлап ничек китәсең инде?!” дигән сүзләр белән озатып калган иде ул чакта. Бераз гына начаррык ишетүен һәм күз күременең начараюын исәпкә алмаганда. Мария түти бүген дә сөбхәнәллаһ әле. Бәйрәме белән котларга килүчеләргә дә кат-кат рәхмәтен җиткерде, хатирәләргә дә бирелеп алды ул.
- Шушы аяклар белән күпме юллар үтелгән дә, шушы куллар белән белән купме эш башкарылган. Дистәләгән-йөзләгән чүмәләләр салынган, көлтәләр бәйләнгән, урман киселгән, юллар салынган, - дип сөйләп китте ул.
Әйе, балачагы, яшьлеге Барҗы-Пельгада үткән Мариягә кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Яшьтәшләре белән колхозда сарыклар да карый, ат та җигә, кирпеч тә суга ул. Ат җиккәндә көче җитмәсә, башкаларны ярдәмгә чакыра. Ничек кенә булмасын, олылардан калышмаска тырыша. Сугыш елларында ат белән Красный бордан Казанга солдатлар өчен итекләр, чангылар ташый.
- Атка авыр булмасын өчен, күп араны җәяүләп бара идек. Чабата бозга ката, аяк чабатага ябыша. Берсендә өйгә кайткач әти чабатаны аяктан кисеп алды дип сөйләде әни, - дип сузгә кушыла Мария түти белән бергә яшәүче кызы Александра.
Сүз уңеннан: сугышның башыннан ахырынача катнашкан фронтовик ире Николай белән бер ул, ике кызга гомер бүләк иткәннәр алар. Иренең вафатына 50 елга якын инде. Мария түти үзе дә 40 ел Әгерҗедә яши. Тагын бер кызлары Светлана да Әгерҗедә төпләнгән, уллары Николай - Түбән Камада.
Буген бер түбә астында дүрт буын гомер кичерә: Мария түти, кызы Александра, аның кызы Елена гаиләсе белән һәм аларның кызлары. Әниләренә, дәү әбиләренә булган хөрмәтле караш һәм тәрбия гомер өстидер ветеранга.
- Мария түти кебеклэрне тарихның үзе дип атарга була. Ул исән чагында аралашыгыз, күргәннәрен сораштырыгыз, сөйләгәннәрен язып алыгыз. Тарих нәкъ менә аның кебеклэрнең истәлекләренә, хатирәләренә нигезләнеп язылырга тиеш, - диде Валерий Макаров саубуллашканда.
Дания Абзалиева