Корпункт:
Зәйдә яшәүче Мария Гурьянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм гадәт буенча, юбилярны район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин аның өенә барып котлады. Ул хезмәт ветеранын район башлыгы исеменнән тәбрикләде һәм бүләк тапшырды. Мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре Ольга Трофимова һәм Сирена Хөснетдинова Мария Григорьевнаны матур җырлар башкарып сөендерде.
Николай Шамионов.