Хәсәнова Маһинур Мифтахетдин кызының, 90 яше тулса да, күңеле һаман көр, яшәү дәрте көчле әле.
Яңа Әхмәт авылында яшәүче Хәсәнова Маһинур Мифтахетдин кызының, 90 яше тулса да, күңеле һаман көр, яшәү дәрте көчле әле. СөбханАлла, күз тимәсен. Бүгенге көндә онык-оныкчыкларына сөенеп, балалар хөрмәте белән гомер кичерә ул. Бүген аңа 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, туганнары, авылдашлары, кода-кодагыйлары, онык-оныкчыклары да Маһинур апага изге теләкләрен җиткерделәр.