Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина илебезнең тарихи мирасы белән россиялеләрнең элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән инициативаларны актив якларга кирәклеген ассызыклады.
– Әгәр дә үз якыннарыгызның – илебезне яклаучыларның хәтере сезгә чынлап та кадерле икән, “Үлемсез полк” һәм “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы”н бергә туплау мөһим, җирдә тынычлык өчен тормышларын да аямыйча көрәшкәннәргә хөрмәтебезне әнә шулай белдерик, – диде Любовь Ионовна.
“Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” бәйгесендә район халкы катнаша ала. Моның өчен фотосурәтләр һәм башка материалларны мәктәпләргә, БИҮ, туган якны өйрәнү музеена китерергә, авылларда җирлек башлыкларына бирергә кирәк. Сканерлаштырылган фотоларны ияләренә шунда ук кире кайтарачаклар. Акция йомгаклары буенча Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм кешеләр турында электрон архив булдырыла. Ул Менделеевскийның туган якны өйрәнү, Бөек Ватан сугышы һәм ТР Милли музейларына мәңгелеккә саклауга биреләчәк.