- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме район үзәге Базарлы Матакта елдан-ел киңрәк колачлы булып үтә.
Быел да иртәдән үк авыл үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янына берәм-берәм дә, гаиләләре, дуслары белән төркемләп тә халык җыелды. Һәйкәл һәм Мәңгелек ут янында почетлы каравылда хәрби кием кигән укучылар торды. Тиздән мәйданга машиналарга утыртып сугыш ветераннарын, тыл хеәзмәтчәннәрен алып килделәр һәм мактаулы урыннарга утырттылар.
Мәйданга гирляндалар, чәчәкләр тоткан оешма-учреждение, “Үлемсез полк”, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, сугышчы-әфганчылар килеп керде.
Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль композицияне карагач, тантаналы митинг игълан ителде. Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын укыды.
Митингта катнашучыларны шулай ук район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы солдаты Лев Миндрюков, хезмәт ветераны Петр Шувалов һәм башкалар котлады.
Соңыннан һәйкәл итәгенә чәчәкләр салынды, зәңгәр күккә төрле төстәге һава шарлары “салюты” очты.
9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итү кичкә хэтле дәвам итте.Ә 22 сәгатьтә бәйрәм салюты булды.
Әлки хәбәрләре. Люция Низамиева.