Корпункт:
Ләке авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Иң элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Тантанага җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Лилия Иван кызы һәм Ләке авыл җирлеге Советы депутаты Ризатдинов Рамил Риф улы котладылар, ветераннарга, бәйрәмдә катнашучыларга матур теләкләр теләделәр. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар коллективы концерт номерлары белән сөендерделәр. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
