Корпункт:
27 гыйнвар – илебез тарихында истәлекле көн. 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 озын көн һәм төн дәвам итә. Шушы дата уңаеннан, балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең 4“Д”сыйныфы укучылары өчен батырлык дәресе үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Н.Прохорова). Китапханәче Е.Назарова Илья Миксонның “Жила была” китабыннан өзекләр укыды.
Ул китапта блокада барган көннәрдә Савичевлар гаиләсенең фаҗигале язмышы сурәтләнгән.
