Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары яңгыратты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта без ник елаганыбызны да аңламаганбыз инде...
Ленинград камалышының тере шаһиты булган райондашларыбыз бу елларны әле күз яшьләре белән искә ала.
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели. Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. 1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.
Апас районында да Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Галия апа Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә. Ленинград камалышта калган вакытта аңа нибары 4 яшь була.
-Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ние елаганнарны да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, - дип хатирәләрен уртаклашты ул.
Дүртиледө яшәүче Сария апа Сафина да балачагында шомлы елларның шаһиты булган. Сария апа ул елларны бик дулкынланып искә ала. 5 яшьлек сабый күңеленә ул вакыйгалар мәңгелеккә уелып калган.
- Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дө булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Юл бик озак булды. Кайтып кергәндә, авылда берни дә юк иде. Әни авыл буйлап торыр урын эзләп, бер кечкенә генә йортка урнаштык, 4 бала үстек. Кыенлыкларны да бик күп күрдек, - ди ветеран.

