Алтын көздә - яз шатлыгы дигән-дәй, Сания Рәхмәтуллинаның 90 яшьлек олуг юбилее күтәренке рухта, зурлап бәйрәм ителде. Балалары, туганнары, кода-кодагыйлары, дуслары, күршеләре бергә җыелып, гармун моңына кушылып җырлап күңел ачты көзге көндә.
Сания - Иж-Бубый кызы. Әти-әнисе ничек итсә иткән, белемгә омтылышы зур булган кызларына 10 сыйныф тәмамларга мөмкинчелек тудырган. Ул чор кешеләренә хас булганча, басудан черек бәрәңге җыеп кәлҗемә ашарга да, ерак мари иленә китеп урман кисәргә дә, аны вагоннарга төяп җибәрү кебек авыр эшләр башкарырга да туры килгән аңа. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз Казанга педучилищега керү имтиханнарын тапшырса да, уку мөмкинлеге булмый. Тәбәрле мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. Рус теле укытучысы Зәкәрия Борһанов белән гаилә коралар, бер-бер артлы Әлфия, Луиза, Радик дөньяга аваз сала. Әмма балаларын пар канатлы итеп үстерергә насыйп булмый.
Егерме тугыз яшендә туган авылына кайтып, санаторийга санитарка булып эшкә урнаша Сания һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Намуслы хезмәте өчен куп тапкырлар Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Юбиляр:
- Коллектив дус-тату булды безнең. Кичләрен бергэләп клубта үзешчән сәнгатьтә катнаштык. Жырладык та, биедек тә, спектакльләр да куйдык. Җырлар өйрәтергә, хор белән җитәкчелек итәргә композитор Арслан Батыршин үзе килә иде. Күп тапкырлар Казанда чыгыш ясап, җиңу яулап кайттык. Әнвәр Җиһангәрәев кебек оста биючеләребез дә бар иде, - дип хатирәләргә бирелгәч, Казаннан кайткан Әнвәр аганың сеңлесе Илүзия апа суз алды.
Ул тормыш сынаулары алдында сынмаган туганының балаларың укытып, илгә-кенгә лаеклы итеп үстерүе өчен соклануын белдерде. Әлфиясе гомер буе Иж-Бубыйда балалар бакчасын җитәкләгән. Мәдәният институтында белем алган Луиза әле хәзер дә Казанда китапханәче булып эшли. Оренбургта хәрби училище тәмамлаган запастагы майор Радик та хезмәтен дәвам итә икән әле. Җиде оныгы һэм шулкадәр үк оныкчыгы да әбиләрен үңышлары белән сөендереп торалар дип, аңа казанлылар сәламен һэм Искәндәр Җиһангәрәев гаиләсе җибәргән бүләкне дә тапшырды Илүзия апа.
Сания апа белән бергә гомер кичерүче кызы Әлфия, җәмәгатенең гармун уйнавына кушылып, җыр башлады. Аңа башкалар да кушылды. Гомер буе сәхнә тоткан Сания апа үзе дә түзмәде, гармунчы кияве янына басып “Шахта” көен сузды. Аннан бергәләп шул чор фотоларын карадылар.
Сания әбине олуг юбилее белән котларга килгән Иж-Бубый авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдинова Өлкәннәр көнен бәйрәм иткәндә Сания әбинең җитез биюенә авылдашларының сокланулары турында сөйләп, һаман да шундый күңел көрлеге теләде.
90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та да хезмәт һәм тыл ветераны Сания эбигә алдагы гомер бэйрәмнәрен дә шулай кадер-хөрмәттә каршыларга язсын дип теләде.
Асия Корбангалиева