Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән сугышчыларның тормышын, язмышын өйрәнгәндә мин һәрвакыт нык җаваплылык, шул ук вакытта ниндидер җиңеллек тоям. Якыннары безгә китергән һәр очрак буенча эзләнү-тикшеренүләр алып барам – Бөек Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепановка, Зәй хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәм, интернет челтәре аша мәгълүматлар эзлим. Поручик авылыннан бертуган Каменскихлар турында миңа Татьяна Алексеевна Минеева (иң өлкән абыйлары Василийның оныгы) сөйләде.
Федосей һәм Анна Каменскихлар гаиләсендә 8 бала үсә: Василий, Мефодий, Семен, Иван, Александр, Зоя, Мария, Федор. 30нчы еллар уртасында гаиләдә инде оныклар да барлыкка килә. Өлкән уллары Василийга коллективлаштыру елларында мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен фамилиясен алыштырырга туры килә. 40нче еллар ахырында авылда янгын чыгып, бик күп йорт яна, шул исәптән Каменскихлар йорты да зыян күрә. Ир туганнар һәркайсы өчен чиратлашып йорт салырга килешәләр, әмма өлгерә алмыйлар – Бөек Ватан сугышы башлана.
1941 елның 22 июнендә Василий белән Мефодийга, икенче көнне сугышка китәргә дип, повестка килә. Шулай итеп, Василий йорт төзергә өлгерми, ә тормыш иптәше Ольга дүрт бала белән кала.
Каменскихлар биш улларын сугышка озаталар, ә аларның берсенә генә туган якларга әйләнеп кайту насыйп була.
20 яшьлек Александр 1941 елның 27 июлендә Украинаның Хмельницк өлкәсе Шепетовка янында әсирлеккә төшә. Ә аннан аны Нойхаммер шәһәрендә Шталаг VIII-E (308) лагере көтә, аңа биредә 41894нче номеры сугыла. Шталаг лагеренда салкында, ачык һавада, ачлыктан тилмергән әсирләр һәр көнне йөзәрләп кырыла. Лагерь җитәкчелеге көн саен диярлек үзләре өчен “күңел ачулар” оештыра. Сакчылар ач әсирләр төркеменә гәрәнкә ыргыталар, ачлыктан интеккән меңләгән кеше аның артыннан бер урыннан икенче урынга ыргыла. Коточкыч бер-берсен сыту-изү, таптаулар... Александр 1943 елның 18 июнендә үлә.
Ә өч ай үткәч – 1943 елның 20 октябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә Семен һәлак була. Ул 15нче укчылар дивизиясендә кече лейтенант булып хезмәт иткән була.
Иван понтон-күпер батальонында старшина булып хезмәт итә. Ул каты яраланып, госпитальгә озатыла. Яраларыннан терелә алмыйча, 1943 елның 17 ноябрендә вафат була. Аны Украинаның Николаев өлкәсе Горностаевский районында җирлиләр.
Язмышлары шулай туры киләдер: бер лагерьга ике бертуган – Мефодий һәм Василий эләгә. Мефодий - 1941 елның 24 июлендә, Василий 1942 елда әсирлеккә төшә. Бертуганнар Дудвайлер шәһәре шахтасында эшлиләр, ачтан үлмәс өчен аларга баланда гына түгел, хәтта ат эчәгесе дә ашарга туры килә.
Василий яшь чагында фамилиясен Леодоровка үзгәрткәнлектән, лагерь җитәкчелеге аларның бертуганнар икәнен аңламый, ә авылдашлар дип белә. Василий тартуын ташлый алмый, шуңа күрә баландасын тәмәкегә алыштыра торган була. Бу аның сәламәтлегендә чагылыш таба. Мефодий берничә тапкыр паекны ике мәртәбә ала, ләкин беркөнне моны надзиратель сизеп-күреп, икенче мәртәбә чиратта торганда аны мылтык түтәсе белән кыйный. Василий авырый башлый, хәлсезләнә, ә энесе аңа авырткан кулы белән ярдәм итә алмый. Лагерьда совет гаскәрләренең якынлашып килүе турында хәбәр тарала. Әсирләрне башка урыннарга күчерә башлыйлар, чирле-хәлсезләр генә биредә кала. Шулай итеп, ике бертуган бер-берсен югалта.
1945 елның 21 мартында әсирләрне Америка солдатлары азат итеп, аларны совет ягына тапшыра. Мефодийга махсус тикшерүләр аша узып, бары тик 1945 елның декабрендә генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Ә аны биредә хатыны Клавдия, ике баласы көтә. Тыныч тормышта Мефодий “Кызыл маяк” колхозында тимерче булып эшли, гаиләләрендә тагын дүрт бала туа.
Сугыштан биш бертуган арасыннан бердәнбер исән кайткан Мефодий 1986 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ул 1990 елда вафат була.
Леодоровлар гаиләсендә әтиләре Василийның исән калуына бернинди дә өмет калмый, әмма 2013 елда Кремник.ру сайтында Поручик авылыннан 1908 елда туган Василий Чинданов турында мәгълүматны укыгач, ниндидер өмет чаткылары уяна. Беренчедән, Поручик авылында мондый фамилияле кеше булмый, икенчедән, Василийның Чиндон кушаматлы яраткан аты була. Инде бер мәртәбә фами-лиясен алыштырырга җөрьәт иткән Василий бәлки икенче мәртәбә дә фамилиясен алыштыргандыр... Ул бит әсирләрне һәм аларның гаиләсен нинди язмыш көткәнен яхшы белгән. Оныгы Нина барлык архивларга, шул исәптән халыкара архивка Леодоров һәм Чинданов фамилияле кеше буенча запрослар җибәрә. Әмма аларга җавап булмый... Бу бер үк кеше булганмы, яисә хатамы, анысы хәзергә сер булып кала.
Долгова С







