Салагышта яшәүче Мансура Тулбаева, 37 яшендә бирелгән “Почет билгесе” орденына карап, хезмәттә үткән бәхетле чорларын, бергә эшләгән яшьташләрен еш искә ала.
Мансура - Менделеев районы Песәй авылы кызы. Җиде балалы гаиләда үскән. Мәктәпне тәмамлагач хезмәт юлын туган авылында сыер савучы булып башлый. Хатыны фаҗигале төстә һәлак булып, бер яшьлек баласы белән тол калган Салих Салагыштан аның кулын сорап килгәч, кыз каршы килми. Каенанасы Гөлмәрьям бер күрүдә үк тыйнак, эш сөючән, рәхим-шәфкатьле киленен ошата. Мансура башта колхозда төрле эшләрдә йөри, аннары хезмәттәше Нәсимә белән чеби фермасында хезмәт куя. Сыер саварга чакыргач та риза була.
- Мансура арабызда уңганлыгы, тырышлыгы, чиста-пөхтәлеге белән аерылып торды, - диләр аның турында элек бергә эшләгән хезмәттәшләре.
- Өч көннән өч көнгә, атнадан атнага, айдан айга нәтиҗәләр ясап, иң лаеклыларны бүләкләделәр. Мин гел алдынгылар сафында булдым. Берничә тапкыр Салагыш авыл Советы депутаты булып та сайландым. Районда үткәрелгән алдынгылар слетында да еш катнаштым. Күп тапкырлар район газетасында эшебезне мактап мәкаләләр басылды, - дип искә ала ул еллар турында хезмәт ветераны.
Аның гаилә архивында төрле чорларда бирелгән “Җитештерүнең яшь алдынгысына”, “Социалистик ярыш җинүчесе”, берничә “бишьеллык ударнигы” билгесе саклана. Колхоздан тапшырылган Мактау грамоталары бихисап. Фотосы Пушкин исемендәге колхозның Мактау тактасында эленеп тора, исеме колхозный Мактау китабына кертелә. Шулай да ил куйган бурычларны арттырып үтәгәне өчен алган иң зур буләге - “Почет билгесе" ордены.
Язмыш сынаулары да куп аның. Җәмәгате белән нибары 11 ел гына яшәп калалар. Тол калгач, өч баласын үстерешергә булышкан каенанасын карау-тәрбияләүне дә авырсынмыйча җиренә җиткереп башкара. Газиз уллары Касыйм һәм Дамир да бик яшьли вафат булалар. Шуның кадәр сынаулар үтеп та татар хатын-кызларына хас мөлаемлык, тыйнаклык, иплелек, итәгатьлелек кебек сыйфатлар бизи аны. Бернинди арттырусыз, сабырлык һәм түземлелекнең гүзәл үрнәге дип атарга була. Авырый башлагач, шәһәр тормышын калдырып аның янына кайткан оныгы Дениска, социаль хезмәткәр Розалия Латыйповага рәхмәтле булып яши бүген Мансура апа.
Асия Корбангалиева