Корпункт:
15 февраль көнне язучы, Советлар союзы Герое Муса Җәлилгә 110 яшь тулды. Шушы уңайдан, Иштуган авыл китапханәсендә,“ Көрәш өчен бирелгән гомер” исемле батырлык дәресе үткәрелде. Чарага мәктәптән сыйныф җитәкчесе Марданова Л.И. белән 4 сыйныф укучылары килделәр.Китапханәче балаларга презентация аша М.Җәлил турында, аның пленда булуы, концелагерьда күргән михнәтләре турында сөйләде. Чараның соңында балалар аның шигырьләрен укыдылар.