- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар, аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең МКУ китапханә-мәгълүмат үзәге оештырды.
Акция кысаларында Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия «Сугыш мизгелләрен китапларда искә алу" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Акциядә Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Бу көнне китапханә стеналарында Б. Лавреневның «Разведчик Вихров», Ф. М. Семяновскийның «Повесть о фронтовом детстве» китапларыннан өзекләр яңгырады. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Укучыларга шулай ук «Көчле рухлы" күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.