Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” се хезмәткәрләре үзизоляция чорында “ВКонтакте” социаль челтәрендә онлайн чаралар үткәрүне дәвам итә. Узган атна дәвамында да кызыклы чаралар бихисап булды. Шулар арасыннан, әйтик, “Безнең тарих сездән башлана”(онлайн күзәтү), “Фотоларда гомер мизгелләре” (фотомарафон) ТАССРның 100 еллыгына багышланса, “Салют Победы” (рәсем күргәзмәсе), “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” (фотокүргәзмә), “Фронтовиклар иҗаты” (әдәби марафон) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. “Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән кичке әкиятләр сәхифәсен балалар да, әти-әниләр дә көтеп алды, яратып тыңлады. Китап укучыларда китапларга , матурлыкка мәхәббәт уяту максатыннан “Гөлләр киләдер җиһанга яз белән”; татар халык ашлары, табын әзерләү серләренә төшендерүче “Тәмле булсын!” виртуаль китап күргәзмәләре әзерләнде. Шулай ук ком анимациясе кулланып ясалган шигъри композицияне дә төркемебезнең дуслары үз итте.
Китапханәчеләребез, актив китап укучыларыбыз #СадПамяти, #Окна_Победы, #Бесмертныйполконлайн, #1941ГолубьМира1945 акцияләренә кушылып, өй тәрәзәләрен бизәделәр, агачлар утырттылар, сугышта катнашкан әтиләре, бабайлары, туганнары турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
