Минем үзем өчен йөрәгемдә авыр яра, тирән эз калдырган көн 1942 елнын 25 августы дип саныйм. Чөнки ул көнне әтиемнең үлгәнлеге турында кара кәгазь килде.
Әни аны сугышка елый-елый юллык ипи, оекбашлар хәстәрләп озатты. Әти мине күтәреп алып барып, Газизҗан бабайлар турындагы ташка утыртып калдырган һәм: “Кызым, елама, мин кайтырмын, зур үс”, – дигән иде. Ул зур таш һаман шул урында тора әле. Әти генә әйләнеп кайтмады, 1942 елның августында Ленинградта һәлак булды. Әтинең өстенә снаряд төшкән. Фаҗигале үлеме турында аның белән бергә хезмәт иткән күрше авыл кешесе сөйләде. Әтиемнең каешындагы тимере һәм итекләре генә калган. Көтеп алган малае туганын әтием генә ишетми якты дөнья белән хушлашты. Шулай итеп әни биш бала белән ятим калды. Авыр көннәр башланды. Ашарга ризык бик аз, киемнәр иске-москы, ягарга утын юк. Киемне, башны бет басты, кемгә керсәң дә бер-берсенең башын карый, бет үтерә. Бала-чага арасында кызамык, чәчәк чире таралды. Бер гаиләдән икешәр-өчәр бала үлә. Кайбер кешеләрнең өч баладан бер баласы да калмады.
Кырык дүртнең сентябрендә укырга кердем, дөресрәге, ягылмаган, караңгы, суык мәктәпкә бардым. Ни китап, ни дәфтәр, ни карандаш – бернәрсә юк. Өстә ертык кием, тишек итек, ертык шәл. Укытучыбыз җиде класс белемле Гайшә апа. Корымнан кара сыеклык ясап, каз каурые белән Сталин брошюрасының ак калган сызыклары арасына матур язу (чистописание) язабыз. Бөтен класска ике әлифба, чиратлашып укыйбыз, хәреф өйрәнәбез. Тал чыбыгыннан ясаган санау таякчыклары белән санарга, кушарга, алырга, кыскасы, математика өйрәндек. Мәктәптә озак утырып булмый, черек салам гына ягалар. Бармаклар кызарышып туңа, каралар ката. Сыйныф тәрәзәләре бәсләнеп каткан, караңгы. Ике-өч сәгать утырабыз да кайтабыз. Әдәби китаплардан тышы кубып беткән «Татар халык әкиятләре» бар иде, апабыз безгә шуны укыды. Шулай булса да, дүртенче сыйныфны бетергәндә укырга-язарга өйрәндек, тапкырлау таблицасын яттан белә идек. Бәйрәмнәрдә клубта керосин лампасы яктысында концерт куябыз, халык шунда җыела.
Сугыш башланганга да ике ел үтеп китте. 1942-43 еллар иң авыр еллар булып истә калган. Запас азык, кием-салым бетте. Тоташ хәерчелек, ачлык-ялангачлык башланды. Берән-сәрән сугышта авыр яра алган солдатлар да кайта башлады. Әтисе сугыштан кайтканнарның балалары иң бәхетле иде. Аларның тормышы әкренләп җайлаша барды. Авыр еллар булуга карамастан, халык 1 май, Октябрь, Яңа ел бәйрәмнәрен үзенчә күңелле үткәрә иде. Балалар байраклар күтәреп демонстрацияләргә чыга. Соңыннан мәктәптә борчак ашы ашаталар. Яңа елга уенчыкларны кәгазьдән үзебез ясыйбыз.
Әтиләре исән кайткан кешеләргә тормышны алып бару җиңелрәк булды. Дәүләт сугыш ветераннарына зур күләмдә пенсияләр, фатир, машиналар бирә, даими ярдәм итеп тора. Сугышта үлгәннәргә бер минутлык тынлыктан башка бер нәрсә дә юк.
Әтисез булсак та, тормышта үз урыныбызны таптык. Дөрес, биш баладан бары үзем генә исән. Үзем җидееллык мәктәпне бишкә генә тәмамлап, Мамадыш педагогия училищесына укырга кердем. 1955 елда башлангыч сыйныф укытучысы дипломы алдым. Бу минем иң бәхетле көннәремнең берседер.
Соңыннан чакыру белән Үзбәкстанга рус теле укытучысы булып киттем һәм 8 ел үзбәк балаларына белем бирдем. Анда педагогия институтында читтән торып белем алып, 1963 елда югары белемле химия-биология укытучысы булып үзем укыган мәктәпкә кайттым. Тормышта үзем хыялланган бар нәрсәгә дә ирештем. Ирем белән ике кыз үстердек. Берсе югары белемле табиб, берсе педагог. Кызганыч, тормыш иптәшем генә янымда юк. Ул да сугыш чоры ятиме.
Балачакта күп авырлыклар кичердек, сугыш бик күпләрне бәхетсез, ятим итте. Якты көн туган саен сугышлар башка кабатланмасын, безнең оныклар тынычлыкта яшәсен дип телим.
Мөнәвәрә Әгъләмова,
Олы Кибәче авылы.