Корпункт:
Җәлил 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 а сыйныфы укучылары кешелек тарихын тетрәткән Освенцим концлагере тоткыннарын азат итү вакыйгалары турындагы чара оештырдылар. Чарага чакырылган 5-7 сыйныф укучылары да кешелек дөньясын борчыган сорауларга җавап эзләделәр: “Фашистларга башка халыкларны түбәнгә санап рәттән кырырга кем рөхсәт биргән?”
Сыйныф җитәкчесе Г.Ф.Бариева-Сәетгәрәева фикеренчә, бүгенге шартларда бу турыда сөйләшергә, укучыларда расизм, фашизм идеологиясенә каршы торырлык иммунитет булдырырга кирәк.
Чара барышында коточкыч шартларда һәлак булган миллионнарча корбаннар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
