Корпункт:
Кече Урыссу мәктәбе укучылары авыл уртасындагы ике һәйкәл тирәсен чистарту буенча волонтерлык эше башкарган.
Малайлар һәм кызлар Җиңү паркын куралардан азат иткән, түтәлләрне тигезләгән. Өмәдән соң авылның мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова янында булган. Аның белән тормыш хәлләре турында сөйләшкәннәр, моңлы җырларга ияреп, яшьлек елларына кайтып килгәннәр. Ахырда республика һәм район җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан хәзерләнгән бүләген тапшырдык, дип хәбәр итә авыл активистлары.
