- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Район үзәгендә “Өченче буын” дип аталган пенсионерларның V Спартакиадасының беренче этабы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Спартакиада 4 спорт төре буенча үтте: өстәл теннисы, йөгерү, йөзү һәм төз ату. Гомуми команда исәбе буенча Олы Кайбыч авыл җирлеге беренче урынны яулады, икенче урында – Мөрәле, өченчедә – Ульянково авыл җирлекләре.
Ярыш нәтиҗәләре буенча команда тупланды, әлеге команда Казан шәһәрендә үтәчәк Спартакиаданың Республика этабында районыбыз данын яклаячак.
Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм барлык катнашучыларга да исәнлек-саулык, күңел көрлеге, яшьләргә үрнәк булып яшәүләрен теләде.