- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган мәйданда мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.
Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.
Көннең кызу булуы бу көнне беркемне дә куркытмады. Мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага Сабантуй мәйданына ашыкты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, һәр мәктәпнең отряд командиры рапорт бирде. Алга таба сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.
– Кадерле укучыларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Уку мәшәкатьләре артта калып, ниһаять рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге туды. Сезгә кояшлы якты көннәр, оптимизм, күңелле яллар телим! – диде ул бәйрәм белән тәбрик итеп.
Чарада Казан федераль университетының югары белем бирүгә әзерләү үзәге директоры Диләрә Муравьева да катнашты.
– Балачак ул мәшәкатьсез, күңелле чор гына түгел, сезнең киләчәк тормышыгызга нигез сала торган вакытыгыз да. Бәхетле һәм күңелле киләчәк телим сезгә! – диде ул барлык балаларны котлап. Казан шәһәреннән килгән кунак чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга тәм-томнар тутырылган пакетлар тапшырды.
Алга таба төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңү яулаган укучыларны, аларның җитәкчеләрен һәм ветеран вожатыйларны котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар, алар хөрмәтенә салют булды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмовның котлау сүзләре һәм балаларга әйтелгән изге теләкләре ямь өстенә ямь булды.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды, уеннарда катнашып, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар исә районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар катнашында концерт карады.
– Бәйрәм бик күркәм итеп оештырылган, балалар рәхәтләнеп күңел ача. Моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул. Җитәкчеләргә олы рәхмәт, – диде бәйрәмгә оныклары белән килгән Әлфия ханым.
Чара укучылар күңеленә дә хуш килгән.
– Мондый бәйрәмдә үткән елларда да катнашкан идем. Быелгысы аеруча ошады. Чөнки мин, “Әкият” балалар курчак театры иҗади берләшмәсендә шөгыльләнүче иптәшләрем белән бергә, бүләккә лаек булдым. Әлеге бүләк безгә “Другое измерение” Бөтенроссия театр осталыгы фестиваль-бәйгесендә 2 урын яулаган өчен бирелде,– ди Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Азалия Хәмидуллина.
Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды. Алар рәхәтләнеп батутларда сикерде, таганнарда атынды, тәм-томнан авыз итте. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!
Ләйсән Саттарова