- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Карамасар авылында гомер кичерүче Миңсара апа Гыйльманова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Миңсара апа бала чагыннан ук колхозда эшли башлый. Чүп утауда, җир тырмалауда, урак уруда, көлтә бәйләүдә катнаша. 1940 елда үз теләге белән Урал якларына шахтага китә. Берникадәр хезмәт куйганнан соң, 1941 елда Серов шәһәрендәге хәрби заводка күчә.
– Иң авыр еллар булды бу. 16 сәгать буе станок артында басып торып, эшли идек. Тәүлек буе хезмәт иттек, – дип искә ала ул бу елларны. Туган авылына кайткач та, Миңсара апа җаваплы эшләрне башкара. Озак еллар колхозда бригадир булып эшли. Нуретдин абый белән гаилә корып, 6 балага гомер бүләк итә. Кызганыч, 3 баласын ул мәңгелеккә югалта. Бүгенгече көндә ул Әсхәт тәрбиясендә гомер кичерә.