Корпункт:
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер якташыбызны каһарман дип атарга була. Алар күрсәткән батырлыклар мәңге онытылмас. Шушы хакыйкатьне истә тотып районыбызның музей хезмәткәрләре батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр, акцияләргә кушылып якташларыбызның фидакарьлеге турында сөйлиләр. Казаков Александр Афанасьевич җирлегебездән чыккан бердән бер Советлар Союзы Герое. Аның исемен мәңгеләштерү буенча бик күп эшләр эшләнде шул исәптән аның батырлыгы турында сөйләүче видеоролик ясалды һәм шуның кыскача вариантын сезгә дә тәкъдим итәбез
Видео: