- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Ул –Кадыбашның Ак әбисе. Аңа барлык туган-тумачасы, Иске Эсләктәге авылдашлары Тәти апа дип дәшә. Ул 90 яшендә дә биш вакыт намазын калдырмый, төн урталарына кадәр китап укый, кешеләр белән сөйләшкәндә еш кына шигъри юллар белән җавап бирә.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов белән Сания апа БӘШӘРОВАны 90 яшьлеге белән котларга баргач, юбилярыбызның зыялылыгына, хәтеренең яхшылыгына, кызыклы әңгәмәдәш булуына, шушы яшендә дә гәҗит-журнал, китап укырга яратуына сокланып кайттык.
– Туксанга җитү бик зур бәхет инде ул. Тормышның бик күп михнәтләрен күрергә туры килсә дә, уф дип әйтмим. Һәр иртәдә сәгать 7дә авылыбыз җитәкчесе Илфат Рамазанов шалтыратып хәлемне белешә, бер миңа гына шалтыратмый, авылдагы барлык ялгыз карчыкларның хәл-әхвәлен белешүдән башлый ул эш көнен. Күршеләрем Рәзилә Ясәвиева белән Марина Закирова үз кызларым кебек. Нәселебез бик ишле безнең. Менә бүген иртәнге сәгатьләрдән үк телефоныбыз тынып тормый, барысы да Тәти апа дип котлыйлар. 90 яшьтә дә шулай хөрмәтләгәч, күңел дә тула, – дип күз яшьләрен дә сөртеп куя Сания апа.
– “Генеральный директор“ дип йөртәбез Сания апаны. Без шактый яшьрәк булсак та аның белән гөрләшеп утыруы, эч серләребезне уртаклашуы бик рәхәт. Гомергә кеше сүзен йөртмәде, төпле киңәшләрен бирде, барыбызны да аңлый белде ул. Җәйләрен аның капка төбенә чыгуын карап кына торабыз да тизрәк янына чыгып, рәхәтләнеп кич утырабыз. Берүк, Ходай гомерен генә бирсен Сания апаның. Урамыбызның яме әле ул, – дип әңгәмәгә кушылды Рәзилә ханым.
Менә шундый Ак әбинең башыннан кичергәннәре – үзе бер китап. Сугыш башланганны 7 сыйныфны тәмамлап кайтканда ишетәләр авыл кызлары.
– Авылыбызның барлык ирләре сугышка китте. Үтәгәндә тракторчылар курсы ачтылар, шунда укый башладым. Тиф белән авырып киттем. Бераз савыккач сельпога бухгалтер итеп эшкә дәштеләр. Әмма бераздан Исәнбайга судка чакырдылар. Тракторчылар курсында укып, тракторда эшләмәгән өчен йә 4 ай төрмә, йә Исәнбай МТСына трактор ремонтларга киләсең, диделәр. Сугыш чоры бит, шулай кирәк булгандыр инде. Шулай итеп, мин 15 яшемдә тракторда эшли башладым. Бу хезмәтем 20 елга сузылды, – дип Сания апа хатирәләргә бирелде.
Аннан соң ул пенсиягә чыкканчы пекарняда экспедитор булып эшләгән. Хезмәт стажы 45 ел аның.
– Яшь чакта гел булачак ирем эчми, тартмый торган булсын иде дип тели идем. Ходайның Амин дигән чагына туры килде бит. Ирем Гариф гомергә эчмәде, тәмәкене авызына алмады. Эчкән кешене яратмады, Бик тырыш, йорт, гаилә җанлы булды. Гөлзирә кызыбыз белән Фәрит улыбызны “эшләп кеше үлми, бөтен эшкә өйрәнегез“ дип үстерде. Гарифым сукыр калган әнисен 12 тәрбияләвем өчен гомере буе миңа рәхмәтле булды, – дип 59 ел бергә гомер иткән ирен сагынып искә алды.
– Әти бик деловой кеше иде, тик торуны белмәде. 85 яшендә дә мал асрады. Мин исән чакта базар ите ашап ятмагыз дип, вафатына ике ай кала ат суеп, безгә өләште. Ә ул әзерләп калдырган утын 10 елга җитте әле. Авылдашыбыз Мәхтүр әтине “Кадыбашның Әлмәндәр карты ул“ ди торган иде, – дип әңгәмәгә кушылды авылга кайтып әнисен тәрбияләүче Гөлзирә апа.
– Кияүдән дә бик уңдым. Без Миннәхмәт белән бик тиз уртак тел таптык. Сәгатьләр буе сөйләшеп, серләшеп утырабыз. Кияү “мировой“ минем, – ди Сания апа.
Рәмзия ЗАРИПОВА.