Корпункт:
Түбән Богады авылында гомер итүче тыл ветераны Вәзихә Хөснулла кызы Шакирова 16 нчы февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте.
Шулай ук Вәзихә әбине котларга Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттәхов, җирле ветераннар Советы җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллин һәм мәктәп директоры Васыйл Салихов килделәр. Изге текләкләрен җиткереп күчтәнәч-бүләкләрен тапшыргач, матур хәтирәләр белән бүлештеләр.