- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрда сугыш чорын күз алдыннан уздырабыз, өлкәннәрнең истәлекләрен барлыйбыз.
Безнең Тәбәрле авылы тарихы шактый тирән өйрәнелгән. Авыл музеенда яу кырында һәлак булганнар, исән кайтып колхозда эшләгәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары, хезмәт армиясенә ллынганнар турында бай материал тупланган. Райф Мәрдановның «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» китабында да авылдашлар исеме мәңгеләштерелде. Әмма шуңа да карамастан безнең яктан да, хөкүмәт тарафыннан да игътибардан читтә калучылар - сугыш чоры балалары бар әле.
Аллар да бит гәзап-михнәтле тормышны, кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, ятимлекне үз жилкәләрендә татыган, йөрәкләре аша үткәргән буын. Исән калу, яшәү өчен көрәшәп кенә калмыйча, алар да укырга, белем алырга тырышканнар. Музеебыздагы ачы күз яшьләре белән язылган истәлекләр әнә шул хакта сөйли.
Дәһшәтле сугыш чорында өлкәннәр белән бергә басу-кырларда эшләгән 10-11 яшьлек яшүсмерләр дә хәзер инде бер-бер артлы арабыздан китеп бара. 1935-1945 елларда туып, сугыш чорында але кечкенә сабыйлар булган Кәүсәрия Әбдрәхимова, Гүзәл Абдуллина, Нәзирә Азиева, Флүрә Бәшәрова, Нәкыя Валиева, Алмазия Гәрәева, Венера Гайнуллина, Гөлзия Гыйләҗиева, Мәгьсүм-Наҗия Гыйззәтовлар, Диләра Кобәшева, Нажия Муллахматова, Мәҗит-Җавирә Исламовлар, Галина Нәфыйкова, Халисә Сәлимова, Фасыйхҗан-Наилә Фәтхетдиновлар, Әмир Хәйруллин, Алмаз-Минеһөдә Хәйруллиннар, Флүра Якупова, Фәһертдин Шаһәбиев – хәзер инде гомер көзләренә якынлашкан чал чәчле әби-бабайлар.
Авылдашыбыз Наҗия апа Гыйззәтова истәлегенә күз салыйк. «Илгә коточкыч афәт килгәндә миңа нибары биш яшь иде. Сабый гына булсам да, сугышка киткәндә әтиемнең тәрәзә төбенә бастырып үпкәне, «кызым, иртәгә кайтырмын», дип кул болгаганы - әле дә хәтеремдә. Тик әтиемә кире кайтулар насыйп булмады шул.
Тол калган әнигә тугыз баланы ялгызы аякка бастыруның ңикәдәр авыр булганын без ул чакта аңлап та бетермәгәнбездер. Әле дә түзгән, мескенкәем. Ул вакытта хәер сорашып йөргәнебез искә төшсә, хәзер дә куңел тула. Әни без - итәк тулы баланы ачтан үтермәс өчен кулларыбызга сумка тоттырып чыгаргандыр инде. Аның төбендә авызга кабарлык берәр нәрсә булса, без кош тоткандай шатланабыз, әни дә сөенә иде. Безгә булсын дип, үзе авызына бер бөртек ризык та капмый иде, мескенкәем Әнинең хәлсезләнгән чаклары да күп булды. Чыдаса чыдаган икән сугыш чөры әниләре! Кодрәтемнән килсә, hәp авылда михнәтле чорда итәк тулы бала белән тол калган әниләргә һәйкәл куяр идем.
Ирем Мәгьсум да – әтисез үскән сугыш чоры баласы. Ул да күп газаплар күреп үскән. Гомер көзләребездә булса да безне искә алсыннар, бераз булса да кадер-хөрмәт күрсәтсеннәр иде. Олы кешегә бер җылы сүз дә җитә бит..» - дип әрниләр 45әр ел фермада әшләп, өч баһадир ир-егет үстергән Мәгьсум абый һәм Наҗия апа.
1944 елда туган Нәкыя апа Вәлиеваның да язмышы гыйбрәтле. Аның туган жире Архангельск өлкәсе дип язылган. Яңа Акхуҗада яшәгән әти-әнисе сугыш алдыннан гына дүрт балаларың ияртеп вербоваться итеп киткәннәр. Сугыш башлангач, аларны пароходларга төяп кире туган якларына кайтарып җибәргәннәр. Архангельскидан Баренц дингезе аша Мурманскига чыкканда бомба тиеп алдагы ике пароход суга бата, өченчесе - алар утырганы исән кала. Шул мәхшәрдә әнисе Нәкыя ала - бишенче нарасыен таба. Кире Архангельскига кайтырга мәҗбүр булалар.
-1944 елның июлендә балаларга пособие бирергә дигән закон чыккан, шул акчаны алгач безнекеләргә Казанга кайту бәхете елмая. Аннан инде авыларда эшли-эшли Яңа Акхуҗага кайтып җитә алганнар». – дип искә ала Нәкыя апа.
Гаиләләре Чаж авылында төпләнә аларның. Чаж, Сарсак-Омга мәктәпләрендә белем алган Нәкыя гомере буе Тәбәрле фермасында эшләде. Тырыш хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое, Коммунистик Хезмәт ударнигы исемнәренә лаек булды.
Ветеран укытучы Наилә Фәтхетдинованың да истәлекләре бик кызганыч. Ул хәттә әлеге аянычлы еллар турында шигырьләр да иҗәт иткән иде.
Ач-ялангач идек,
еш авырдык.
Ипикәйнең тәмен оныттык.
Тормыш йөген зурлар белән
тарттык,
Зарланмадык, түздек,
тырыштык.
Һаман иста печән
вакытлары,
Басулардан җыйгән
башаклар
Тошләремә кереп
сызландыра
Кара төннәр, ачы бураннар....
Фәмзилә Гомәрова,
Тәбарле авылы