“Аллага шөкер, яшим әле”, - дип каршылады акъәби үзенең гомер бәйрәмен.
Хәбирә әби кызы - 83 яшьлек Сабирә әби тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Йортларыннан җылылык, ә йөзләреннән нур бөркелә аларның. Бер генә дә тик тормыйлар. Бакча тутырып яшелчәсен үстерәләр, кош-кортлар асрыйлар. Хәбирә әби үз аякларында йөри, һәркемне таный, тормышындагы һәр вакыйганы хәтерли. Ә бит гомер юлында бик күп авырлыклар һәм сынаулар аша үтә ул. 18 яшендә кияүгә чыга. Гаилә тормышы белән 4 кенә ел яшәп кала, ире Галимҗанны сугышка алалар. 3 яшьлек кызы Сабирә һәм икенчесенә корсаклы килеш, ирен озата да, авыр тормыш арбасына җигелә ул. Озак та үтми, кире туган йортына кайта, бертуганнарын үз янына җыя. Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт, окоп казулар үзәгенә үтә. Карынындагы сабые да дөньяга килгәч озак яшәми. Тормыш иптәшенең кайтуын көтеп яшәгән акъәбине ялгызлык сагышы да телгәли. Тормышта иң зур ышанычы – бердәнбер кызы Сабирә була. Гомер көзләрендә бер-берсенә ныклы терәк һәм киңәшче булып яши алар.
“Әнием гел янәшәмдә булганына бик шатланам. Аны кадер-хөрмәттә яшәтә, тәрбияли алуыма да бик сөенәм”, - ди кызы Сабирә апа.
Хәбирә әби 103 яшьлек туган көнен дә шатланып, көр күңел белән каршы алды. Сөенә-сөенә котлаулар кабул итте. Тәбрикләүләргә район җитәкчелеге дә кушылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева район башлыгы Равил Хисаметдиновның изге теләкләрен җиткереп, котлау открыткасын тапшырды. Иске Йомралы авылы җирлеге башлыгы Рамил Моратов та авылдашлар исеменнән ихлас котлау сүзләрен яңгыратып, акъәби хезмәт иткән авыл хуҗалыгы берләшмәсенең бүләген ирештерде.