Бу хакта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемовны котларга килгәч, җирлек башлыгы Илсур Фәттахов әйтте.
Җәүдәт абый Шәемов Актаныш районында быелгы Җиңү бәйрәмен каршылаучы 12 ветеранның берсе, ә Иске Богады җирлегенә караган алты авылга исән-сау бердәнбер сугыш ветераны. Аның тормыш иптәше Әнисә апа Хафизова да сугышның дәһшәтен татыган тыл ветераны Энгель Нәвап улы Җәүдәт абыйны да, Әнисә апаны да бәйрәм белән котлады, Әнисә апага чәчәк гөлләмәсе һәм үзенең тәбрик хатын тапшырды. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, 8 май көнне авыл уртасындагы Батырлар хөрмәтенә куелган стела янында кече митинг узачагын, анда әлеге гаиләне дә алып килеп хөрмәт күрсәтергә җыенуларын җиткерде.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_4svBwgpgo/