- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иштирәк авылы Ватан сугышының тарихи сәхифәләренә батыр уллар үстереп бирүе белән горурлана. Шушы авылда туып-үскән фельдшер, өлкән лейтенант Кәлимулла Якупов Днепрны пуляләр яңгыры астында 27 тапкыр көймә белән кичеп, яралы солдатларны ут эченнән алып чыгуы һәм сугыш кирәк-яракларын икенче ярга чыгаруы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бөек Җиңү көнендә аның батырлыгын искә алганда, авылда бүген бердәнбер исән сугыш ветераны, зенит-артиллерия частендә хезмәт иткән, радио-телеграфист Шәйхенур ага Ризатдиновны да зурлыйлар.
Авылның чакрымга сузылган иске урамы сугышка җырлый-җырлый киткән асыл егетләрнең аяк эзләрен саклый әле. Шул чордан бирле авыл йөзе нык үзгәрде, төзек матур йортлар калкып чыкты, аларга суы, уты, газы кергән. Рәхәтләнеп яшисең.
Сугыштан исән-сау кайткач, тракторчы булып эшләгәндә, үз куллары белән салган буралы агач йорты күңеленә бик тә ятышлы Шәйхенур Ризатдиновның. Тик ни сәбәптәндер урам яктагы почмагында: «Бу йортта Ватан сугышы ветераны Шәйхенур Ризатдин улы Ризатдинов яши» дигән мәгълүмати тактаны күрә алмадык. Шулай да авылда бердәнбер ветеранның кайда яшәвен белүчеләр күп. Пөхтә итеп җыештырылган чиста өй эченә үтәбез. Кай арада күрше йорттан килене һәм бакча ягында сварка утлары ялт-йолт китерүче уллары да килеп җитте. Алар ярдәме белән, 91 яше белән баручы, Шәйхенур ага белән әңгәмә башлана. Яшьлек еллары хәтерендә әле.
Колхоз эшендә җиң сызганып йөргән егеткә 1943 елның язында Чаллы хәрби комиссариатына чакырып, сугышка алынуы турында хәрби кәгазь тапшыралар. Ижау каласында хәрби күнегүләр һәм кыскача курслар үткәннән соң, 18 яшьлек солдатны Беренче Белоруссия фронтының 681нче зенит-артиллерия полкына радио-телеграфчы итеп билгелиләр. Әлеге полк составында Белоруссия сазлыкларын кичәргә, агачларны егып бүрәнәләрдән юллар түшәргә, окопларны буралап ныгытырга, блиндажлар салырга туры килә. Шәйхенурның кулы оста, белмәгән эше юк. Кайвакыт тирән сулы, көчле агымлы елгалар аша күперләр салуга да җәлеп итүләрен сөйли ул. Висла елгасы аша зенит-артиллерия кораллары чыгарырлык күпер салганда, немец авиациясе һөҗүменә эләгеп, йөзләрчә хезмәттәшләренең, күп кенә коралларның су астына китүен тыныч кына сөйли алмый. Ветеранның тавышы калтырап чыга, тонык күзләренә яшь тыгыла.
Рядовой Шәйхенур Ризатдиновның төп вазыйфасы, хәрби билетында язылганча, 1943 елның августыннан 1945 елның сентябренә кадәр зенит-артиллерия полкының радио-телеграфисты, дошман позициясенең ут нокталарын, җанлы көчләрен барлап-күзәтеп, командирларына шифр белән хәбәр итү һәм югары штабтан алынган яшерен боерыкларны тиз арада полк командирларына җиткерү аркасында, сугышчан операцияләр уңышлы хәл ителә. Кайчагында Шәйхенурга сугыш кырында ватылган танклар, орудиеләрне җыеп, эшелоннарга төяп, Свердловск заводларына илтеп тапшыруны да йөклиләр. Бу бурычны җиренә җиткереп үти якташыбыз.
Җиңүче солдат-ефрейтор Шәйхенур Ризатдинов туган авылы Иштирәккә 1948 елның салкын февралендә исән-сау кайтып төшә. Чаллыда механизаторлар әзерли торган курсны тәмамлап, чылбырлы тракторга утыра, 30 елдан артык «Бүләк» совхозында иген үстерә. Беренче класслы тракторчы була. Авылдаш кызы Сәкинә белән тормыш корып җибәрә. «Шөкер, ипигә туендык, эшләгәнгә икмәкләтә түлиләр иде. Балалар туды. Дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстердек», – дип шатланып сөйләде фронтовик карт. Тик сөйкемле җәмәгате Сәкинәсен һәм улы Рифкатьне югалту ачысы күңелен моңсуландырса да, янәшәсендә уллары Шәүкәте, Өлфәте, Тәлгате, кызы Гөлсинәсе, туганнары һәм якыннары булуы, бөтенесенең авылда, кайсысының күршедә генә яшәүләре, әтиләренең даими хәлен белеп торулары, чиратлашып кунулары сугыш ветераны Шәйхенур агага яшәү көче бирә. Шәҗәрә агачының шау яфраклары булып, 9 оныгы, 15 торыны үсеп килүгә чын күңеленнән сөенә ул.
Җиңү көнендә, гадәттәгечә, мәктәп балалары ветеранның өенә килеп ихластан котлыйлар, аңа багышлап җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Безнең теләк шул: исән бул, арабызда озак яшә әле, фашизмны җиңүче буын вәкиле, батыр солдат Шәйхенур Ризатдин улы Ризатдинов!