- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Юлбат авылы мәктәбендә Советлар Союзы герое, талантлы шагыйрь, каһарман шәхес Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Муса Җәлил – ил улы” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды, матур шигырьләре укылды.
Шул уңайдан китапханәдә “Исемең калсын үзең үлсәң дә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Тормыш юлы, иҗатына багышланган викторина сораулары да куелган иде. Укучылар кызыксынып сорауларга җаваплар эзләделәр, белемнәрен тикшерделәр.