Корпункт:
15 февраль – яраткан шагыйребез М.Җәлилнең туган көне.Шуңа күрә якын көннәрдә аны барлык җирләрдә дә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Илексаз мәктәбе дә читтә калмады.
"Дәшми-тыңлап сөйләшәбез” республика акциясе кысаларында Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ” Татар халкының каһарманы - М.Җәлил” тематикасы астында класс сәгате узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Р.Р. үткәрде. 8 нче сыйныф укучылары “М.Җәлил – батырлык җырчысы” исемле стена газетасын тәкъдир итү белән катнашты.Укучылар Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар, соңыннан белемнәрен сынап карадылар.