- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Дөньяда һәрвакыт сугышлар барлыкка килеп тора. Нинди генә сәбәпләр аркасында сугыш чыкса да аннан иң беренче чиратта гади халык иза чигә. Үткән гасырның иң канкойгыч сугышлардан булган ике Бөтендөнья сугышын искә алсак, икесенә бергә 32 млн.кешенең гомерен алганнар алар. Алар арасында Сарман ягыннан чыккан батырларда бар. Шуларның берсе Юлтимер авылыннан Нуретдинов Ибраһим Нуретдин улы. Беренче Бөтендөнья сугышына алганда аңа нибары 20 яшь була, аннары Гражданнар сугышы, инде тынычлыкта яши башладык дигәндә, Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1942 елны Ибраһим аганы Кызыл Армия сафларына алалар. 47 яшьлек Ибраһимга тагын мылтык тотып сугышка китәргә туры килә. Ул
Харьков шәһәрен азат итүдә катнаша, ә Курскны алганда Ибраһим ага яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены һәм “Германияне азат иткән өчен” медале белән бүләкләнә.